Руль артында гүзәл затлар

2014 елның 19 августы, сишәмбе
“Автоледи – 2014” Республика конкурсында район данын яклаган шәһәрдәшебез Наталья Львова икенче унлыкка керде. 1998 елдан башлап үткәрелүче конкурста хатын-кыз машина йөртүчеләр ике этапта көч сынашкан. Теоретик этапта  юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белем, автомобиль белән имин идарә итү нигезләре тикшерелсә, машина йөртүчеләргә кагылышлы Россия законнары буенча да белемнәре тикшергән. Шулай ук автоледилар беренче ярдәм күрсәтү буенча да көч сынашканнар. Икенче этапта җиңел автомобильләрдә идарә итү күнекмәләре буенча ярышканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International