ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Күптән түгел күпфункцияле үзәктә инфомат урнаштырылды. Аның аша хәзер һәр нурлатлының үзәккә килеп gosuslugi.ru Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталына керү һәм аның барлык сервисларыннан файдалану мөмкинлеге бар. Болар – баланы балалар бакчасына урнаштыруга, никахны теркәүгә гаризалар бирү, штрафлар һәм дәүләт пошлиналары түләү һәм башка күптөрле электрон хезмәтләр.
– Безнең ү зәктә х езмәтләр с пектры да арта тора, - ди күпфункцияле үзәк директоры Татьяна Морозова. - Хәзер бер тәрәзә режимында туу һәм җирләү комплекслы хезмәтләрен күрсәтү планлаштырыла. Туу комплекслы хезмәте туу турында таныклык, медицина иминияте полисы, СНИЛС, ИНН, ана капиталы сертификаты, балалар бакчасына исәпкә бастыруга гаризалар бирүне үз эченә алачак. Җирләү комплекслы хезмәте аша үлү турында таныклык, җирләүгә пособие, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен алуга, милекне рәсмиләштерүгә һәм үлгән кешене яшәү урыныннан исәптән төшерүгә гаризалар бирергә мөмкин булачак.
Үзәктә эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләре турында уведомлениеләр, РФ гражданы паспорты алу һәм алмаштыруга документлар кабул итү
хезмәтләре дә популярлык казанган.
Кичәге көнгә район хуҗалыкларында 1000 гектардан артыграк уҗым культуралары чәчелгән. Бу эш “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында яхшы куелган, биредә 600 гектардан артыграк мәйданда чәчү үткәрелгән. “ВЗП-Билярск” хуҗалыгында да чәчү темплары арта бара.   
Район аграрийлары урак темплары буенча республикада алдынгы позицияләрдә баруларын дәвам итәләр. 
30 август – 1 сентябрь көннәрендә Татарстан халкын өч көн ял көтә. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 30 август – Республика һәм Шәһәр көне Татарстанда ял көне булып санала. Быел ул шимбә көнгә туры килә. Шуңа күрә 1 сентябрь дә ял көне буларак игълан ителә.
Баланы мәктәпкә әзерләү шактый көч һәм чыгым сорый. Әле август ахыры ук булмаса да, кибетләрдә һәм базарда халык мәш килә.


15
август, 2014 ел
җомга
Бүген, 15 августта шәһәр прокуроры каршындагы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең утырышы үтте. 
Җәй башыннан бирле Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге аша 468 үсмер шәһәр һәм районның төрле оешма-предприятие, учреждениеләренә эшкә урнаштырылган. 
Шул көннәрдә декрет ялында бала белән утыручы 10 яшь әни Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге аша “1С-Предприятие” белгечлеге буенча укыту курсларын тәмамлады. 
Нурлат ЦРБсына гриппка каршы “Гриппол” вакцинесының 325 дозада беренче партиясе кайтты.
15 августка район хуҗалыкларында урып-җыю 26, 8 мең гектарда үткәрелгән, бу барлык мәйданнарның 65 проценты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International