Районда халык җыеннары дәвам итә

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Шимбә, 16 августта районның Сәләнгеш һәм Мамык авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды.  Авылларда проблемалар белән беррәттән уңай якка үзгәрешләр дә җитәрлек. Мисал өчен, Сәләнгеш авылында халыкның иганәчелек ярдәме белән мәктәп түбәсе, Зүзәйдә күпер ремонтланган, насос скажинасы алмаштырылган. Мамык җирлегендә участок уполномоченные йорты ачылган, участок хастаханәсе түбәсе яңартылган, Бутаихада мәктәпнең бер өлеше ФАП итеп үзгәртеләчәк, кое борауланланган, авылларда янгын сүндерү машиналары өчен су алу урыннары булдырылган. Бик тиздән җәяүлеләр күперендә ремонт эшләре башкарылачак. Җыеннарда халыкның үтенечләре дә яңгырады. Алар арасында Зүзәй авылына керү юлын ремонтлыйсы иде, Сәләнгештә балалар бакчасы ачып булмасмы дигән гозерләр дә ишетелде. Мамыкта клуб түбәсен ремонтлыйсы, Яшьләр урамына ут ясыйсы дигән  сорауларга җыенда катнашучылар тулы җаваплар алдылар.
Җыенда республика, район җитәкчелеге, ТР Дәүләт Советы депутаты адресына районда алып барылучы социаль-икътисади программалар өчен рәхмәт сүзләре дә  яңгырады.  Очрашулар район башлыгы Равил Кузюров һәм структур подразделениеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашында узды.  Сәләнгеш һәм Мамык авылларында узган очрашуларда Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге буенча участок инспекторлары катнашты. Халык арасында мондый аралашу һәрчак актуаль. Участковыйлар халык белән тыгыз элемтә булганда, авыл урамнары буенча йөрүе дә куркынычсыз булачак.
Бер карасаң җыенда бар да тормышчан мәсьәләләр күтәрелде кебек, әмма аларның чишелешеннән күп нәрсә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International