ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Чәршәмбе көнне Шашин урамындагы 27нче йортта яшәүчеләр күңелле форсаттан үзләренең ишегалдында җыелдылар. Биредә йортка капиталь ремонт төгәлләнү һәм территорияне төзекләндерү тәмамлану уңаеннан кечерәк кенә тантана үтте.

Тын океан флотының “Б-394” дизельле су асты көймәсе хәзер “Нурлат” исемен йөртә.

“Наше время – безнең заман” эшче яшьләр иҗатының II республика фестивалендә бездән “Ледок” боз сарае коллективы катнаша. Фестивальнең сайлап алу этабы 26–28 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә узачак. Командалар “Визитка – тәкъдир итү”, “Музыкаль, бию юнәлеше” “Минута славы”, “Экспресс газета”, “Фотокросс” номинацияләрендә чыгыш ясаячаклар. Моннан тыш, хореография, конферанс, сәхнәдә үзүзеңне тоту буенча мастер–классларда катнашачаклар.
14 сентябрьдә сайлаулар көне. Без Татарстан Дәүләт Советына партияләр һәм депутатлар, республиканың законнар чыгару органын сайлаячакбыз. Кичә район һәм шәһәрнең территориаль сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда тавыш бирү тәмамланды, бүген әлеге процедура участок сайлау комиссияләрендә башланды. Татарстанның барлык халкы кебек үк, нурлатлылар да республикабызның киләсе биш елга язмышын билгеләүче сайлауларда катнашачак. 
“Нечкәбил-2014” Татарстан гаиләләре фестиваленең ярымфиналында нурлатлы Гүзәл һәм Фәнил Сәмәрхановлар гаиләсе “Уңышлы гаилә” һәм “Минем гаиләм” иҗади эшләр номинациясендә билгеләп үтелделәр. 
Нурлат районы кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше динамикасын күтәрү буенча пилот проектына кертелгән. Проект кысаларында эшмәкәрлекне үстерү өчен максималь уңай шартлар тудыру, гамәлдәге яки булдырылачак яңа бизнесны үстерүгә инвестицион чыгымнарны киметү ниятләнә. Нурлат эшмәкәрләренә бизнес-проектларны конкурс сайлавында катнашырга тәкъдим ителә. Бу хакта җентеклерәк Нурлат муниципаль районы сайтында, “Кече һәм урта бизнес” бүлегендә белеп була.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Әмзә авыл җирлегенә караган дүрт  авылның өчесендә  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл бар. Биредә Җиңүнең 70 еллыгына аларның һәммәсен тәртипкә китерергә дип хәл иткәннәр. Быел Чурабатыр авылындагы һәйкәлнең тирәсен тотып, һәлак булганнарның исемлеген яңартырга ниятләгәннәр. Хәзер аларны урнаштырасы гына калган инде. Киләсе елга Иске Әмзә авылындагы һәйкәлне яңартачаклар.  

Иске Әмзәдә  авыл эчендәге юллар проблемасын авыл җирлеге башкарма комитеты үз көчләре белән хәл итәргә булды. Иске ферманы сүтеп, ташларын авыл эчендәге ике төп урамга һәм иң сазлыклы урыннарга ташып чыктылар. Хәзер аны ваклау һәм ком салу турында кайгырталар. Якын киләчәктә шул тәртиптә юлны зиратка кадәр сузарга уйлыйлар.

2-4 сентябрьдә “Пламя” балалар сәламәтләндерү лагеренде “”Гвардияче” лидерлы сменасы” исемле өйрәнү семинары узды. Анда “Яшь гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы җирле бүлекчәләр лидерлары катнашты.

Бүгенге көнгә 131 гектардан 4,2 мең тонна татлы тамыр казылган. Уртача уңыш 317 центнер тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International