Сәмәрхановлар гаиләсе “Нечкәбил-2014” конкурсыннан кайтты

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
“Нечкәбил-2014” Татарстан гаиләләре фестиваленең ярымфиналында нурлатлы Гүзәл һәм Фәнил Сәмәрхановлар гаиләсе “Уңышлы гаилә” һәм “Минем гаиләм” иҗади эшләр номинациясендә билгеләп үтелделәр. Чара 7 сентябрьдә Казанда “Эрмитаж” концерт-холлында узды. Быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үткән фестивальдә ике бала әнисе Гүзәл Сәмәрханова үзе һәм гаиләсе турында гына сөйләп калмады, гаилә ядкарьләре, мәдәни йолалар, гаиләдәге мәхәббәт һәм үзара аңлашу хакында чыгыш та ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International