ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2014 ел
җомга
14 сентябрь – Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көне Нурлатта һәм Нурлат районында бәйрәм рухында үтәр, дип көтелә. Бу көнне райондагы барлык 59 стационар сайлау участогында да концертлар, балалар өчен спорт-күңел ачу чаралары оештырыла, сәүдә нокталары
эшләячәк.
Шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Диана Йосыпова һәм Альмира Хуҗаханова Татарстанның иреклеләр форумында катнашып кайтты. Форум кысаларында делегатлар республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән очрашып, башкарган эшләре турында хисап тотканнар.
Бүген, 12 сентябрьдә, Ключи поселогыннан Нурлатка автобус маршруты җибәрелде.


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кичә, 11 сентябрьдә, Нурлат районы ветераннары-пенсионерлары җирле иҗтимагый оешмасы  советының эшче пленумы үтте. Оешма эшчәнлеге, аны тагы да җанландыру буенча  киләчәккә планнары турында сөйләшүдә район башлыгы Равил Кузюров та катнашты.

Узган атнада футбол буенча район Кубогының финал уены үтте. 
Иртәгә “Ледок” Спорт сараенда хоккей буенча традицион Бораулаучылар кубогы турниры старт ала. 
1 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ликвидацияләнгән һәм социаль яклау бүлегендә исәпкә куелмаган предприятиеләр пенсионерларына 25 сентябрьгә кадәр социаль яклау бүлегендә теркәлергә кирәк. Адрес: Мәктәп ур., 8, 1нче кабинет. Үзегез белән паспорт һәм хезмәт кенәгәсе булсын. Тел.: 2-06-55, 2-06-81.

Һәр атнаның дүшәмбесендә, 13.00-16.00да Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәге базасында чакырылган юристлар халыкны кабул итәчәк. 
Визит барышында Адель Вафин район башлыгы Равил Кузюров озатуында район үзәк поликлиникасында һәм акушерлык бүлегендә баручы капиталь ремонт эшләре белән дә танышты. 

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 10 сентябрьдә районда эш визиты белән республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International