14 сентябрьдә сайлаулар көне. Без Татарстан Дәүләт Советына партияләр һәм депутатлар, республиканың законнар чыгару органын сайлаячакбыз. Кичә район һәм шәһәрнең территориаль сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда тавыш бирү тәмамланды, бүген әлеге процедура участок сайлау комиссияләрендә башланды. Татарстанның барлык халкы кебек үк, нурлатлылар да республикабызның киләсе биш елга язмышын билгеләүче сайлауларда катнашачак. Бу уңайдан алар ни уйлый икән?
–Сайлауларга барысы да җитди карарга тиеш. Республика Президенты без киләсе биш елга үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз, диде. Мин бу сүзләр белән килешәм. Бу миннән тормый, миңа кагылмый, дип битараф калырга ярамый. Без киләчәгебез турында үзебез уйларга тиеш. Юкса, безнең өчен башкалар да уйланырга мөмкин бит, әнә, Украинадагы вакыйгалар шуныйң мисалы да.
Гүзәл Габдуллина, Пенсия фонды Нурлат районы идарәсенең кадрлар һәм эш алып бару буенча белгече:
–Сайлаурга һәрчак йөрибез. Безнең яшь гаиләнең трдаициясендә ул. Безнең сайлау пунктыбыз 8нче мәктәптә урнашкан. Гадәттә, анда бәйрәм программасы әзерлиләр. Бу көнне җәмәгатьчелектә үзгә бер кәеф булуы, нурлатлыларның бердәмлеге ошый. Сайлауларга барысы да йөри. Минемчә, бу юлы да, һичшиксез, шулай булыр кебек.