Президент белән очрашачаклар

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
2-4 сентябрьдә “Пламя” балалар сәламәтләндерү лагеренде “”Гвардияче” лидерлы сменасы” исемле өйрәнү семинары узды. Анда “Яшь гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы җирле бүлекчәләр лидерлары катнашты.
Нурлаттан “Яшь гвардия”нең җирле бүлекчәсе башлыгы Ленар Әһлиуллин барды. Яшь гвардиячеләр РФ Ләүләт Думасы депутаты Марат Бариев, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев һәм республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белән очраштылар. Ленар Әһлиуллин өчен укулар дәвам итә әле – ул 9-11 сентябрьдә “Яшь гвардия”нең “ПолитЗавод” проекты җиңүчеләре өчен оештырылган форумда катнашачак, өч көнлек укулардан соң алар Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International