ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Чулпан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 10 һәм 11 сентябрьдә һава торышы үзгәрмәячәк һәм көндез +17-+22 градус тәшкил итәчәк. Әмма төнге сәгатьләрдә 0дан -2гә кадәр суыту көтелә, кырау төшәргә мөмкин.

Шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары ГТО нормалары һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлый.


7
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
ПФРның Нурлат идарәсе 5-6 сентябрьдә  "Уку йортларында финанс белем көне" Бөтенроссия акциясендә катнашты.

6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Кичә, 5 сентябрьдә, "ТатРИТЭКнефть" ТППсы нурлатлыларга бүләк ясады. Шәһәрнең үзәк паркында  бәйрәм концерты һәм фейерверк оештырылды. Концертта Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казан артистлары чыгыш ясады.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле нефть, газ һәм нефть эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез. Бүгенге көндә газ һәм нефть тармагы төбәгебез, Татарстан һәм тулаем
Россиянең үсеше өчен ныклы нигез булып тора.
Хөрмәтле нефтьчеләр һәм газчылар, сезнең хезмәтегез илдә алып барылган матур үзгәрешләр, күпләгән социаль программаларның үтәлеше, тормыш муллыгы үсүенә реаль нигез бирә. Нефть, газ һәм нефть эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – районыбыз һәм шәһәребез тормышында мөһим вакыйга. Нурлатта һәр гаиләнең диярлек бу катлаулы, әмма ил өчен кирәкле булган әлеге хезмәткә катнашы бар. Бездә һөнәргә тугрылык бабаларыннан оныкларына күчкән тулы нефть династияләре барлыкка килгән. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри казанышлар һәм уңышлар, тотрыклылык һәм киләсе көнгә ышаныч телим!
Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.

 

 

 
Бүген “Татнефть” ААҖнең кадрлар әзерләү үзәге директоры Әмир Әюпов «Чәкчәк-шоу”да кунакта булды.

5 сентябрь көнне район башлыгы Равил Кузюров рәислегендә үткән районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышына куелган бердәнбер мәсьәлә сайлауларда иминлек тәэмин итү буенча бурычларны тагы бер кат җаваплы затларга җиткерде. Участок сайлау комиссияләре нигездә сайлаучыларны кабул итәргә әзер, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тагы бер кат барлап чыгу зыян итмәс, диелде утырышта.  
Бу тәкъдимне район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең 5 сентябрьдә үткән утырышында Равил Кузюров үзе тәкъдим итте. Равил Әфраимович шунда ук утырышларны  коррупция очраклары турында ачыктан-ачык атап, предметлы һәм тагы да нәтиҗәле үткәрүне таләп итте.  Ә моның өчен һәр комиссия утырышын алдагы сөйләшүләрдә  кабул ителгән карарларның үтәлеше турында мәгълүматтан башларга кушты.
– Карарлар кәгазьдә генә калмаска тиеш, һәр сөйләшүнең реаль файдасы шунда гына булачак, – диде ул.

Берничә еллык тәнәфестән соң, Нурлатка янә Төзүчеләр көнен билгеләп үтү традициясе кайтты. Бу бәйрәмгә багышланган тантана кичә, 4 сентябрьдә “Яшьлек” кафесында оештырылды.

Хуҗалыкларда кукурузны силоска урдыруга беренчеләрдән булып “Агро-Развитие”дә керештеләр. Якын араларда бу эшне башка хуҗалыклар да башлап җибәрергә ниятли. Район буенча кукуруз силоска дип 3895, бөртеккә 998 гектарда игелде. Кичәге көнгә бер шартлы терлеккә 18,8 центнер берәмлек азык әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International