Шикәр чөгендеренә керештеләр

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Бүгенге көнгә 131 гектардан 4,2 мең тонна татлы тамыр казылган. Уртача уңыш 317 центнер тәшкил итә.
 Басуга беренчеләрдән булып шимбә көнне “Сөләйманов Ә.И” КФХсында чыктылар, “Южная” агрофирмасы җәмгыятендә чөгендер урагы кичә, дүшәмбедән башланды. Шул көннәрдә “Нурлат шикәр” ЯАҖендә дә татлы тамырны кабул итү башланды. 
Быел районда шикәр чөгендере мәйданнары 6110 гектар тәшкил итә, аларның күп өлеше “Агро-Инвест” ИКның “Сөләйманов Ә.И” һәм “Южная” хуҗалыкларына туры килә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International