Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Шашин урамына бәйрәм килде
2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Чәршәмбе көнне Шашин урамындагы 27нче йортта яшәүчеләр күңелле форсаттан үзләренең ишегалдында җыелдылар. Биредә йортка капиталь ремонт төгәлләнү һәм территорияне төзекләндерү тәмамлану уңаеннан кечерәк кенә тантана үтте.
1987нче елда төзелгән йорт әле ел ярымнар гына элек проблемалы санала иде. Биредә яшәүчеләр инциативаны үз кулларына алып, җыелыш уздыралар һәм уртак килешү нигезендә “Коммунальник” ТСЖсына күчәләр,
–
Шуннан бирле уңай үзгәрешләр бездә, – дип шатлыкларын уртаклаша йорт комитеты башлыгы Ирина Прокопьева, аңа күршеләре дә кушыла. – Ниһаять, безнең мөрәҗәгатьләргә дә колак салдылар. Һәм менә капиталь ремонт та ясалды. Башкарылган эшләрнең сыйфатыннан бик канәгать калдык. Ә юлын карагыз? Без ишегалыбызда тигез, асфальтлы юлның булуы турында хыялланмый да идек бит. Кыскасы, безнең урамга да бәйрәм килде.
Хәер, биредә яшәүчеләрне аңлавы кыен түгел. Көн саен аларның ишегалды буйлап байтак кеше уза, хастаханәгә ашыгучылары да бар, башкалары медицина-социаль экспертиза бюросына бара. Әлбәттә инде, барысы да ишегалдының матур булуын, күзләрне иркәләп тоурын тели. Күп эшләрне үзләре башкарганнар, чәчәк түтәле ясаганнар, бер подъездның ишек төбенә эскәмиясен куйганнар, территорияне тәртиптә тотып торырга тырышалар. Капиталь ремон уздыру да аларга ишегалларын алга таба да төзекләндерергә этәргеч биргән. Тәкъдимнәр шактый. Мисал өчен, чәчәклекнең иске коңмасын алыштыру да комачауламас иде, диләр, балалар мәйданчыгы өчен дә урын бар, урамнардагы яктырткычларны җайлыйсы бар һәм башкалар. ТСЖ җитәкчесе Марат Хәмидуллин бу тәкъдимнәрнең барысына да язып барды. Алар арасында подъездларда берләштерелгән почта әрҗәләре урнаштыру мәсьәләсе дә бар иде. Бу йортта яшәүчеләр арасында безнең әбунәчеләребез дә шактый һәм корреспонденцияләр китерүдә алар да тәртип ярата.
Мондый күңелле вакыйга белән котларга дип шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин, подрядчы оешма – “Домстрой” җәмгыяте вәкилләре килделәр. Алар символик кызыл тасманы кистеләр һәм ремонтның озак елларга чыдавына өметләрен белдерделәр. Марат Хәмидуллин исә биредә яшәүчеләр белән берлектә моның өчен мөмкин булганның барын да эшләячәкбез, дип ышандырды.
Инициаторы район башлыгы Равил Кузюров булган мондый очрашу күпфатирлы йортта яшәүчеләргә үзләрен ишле, тату гаилә итеп тоярга мөмкинлек бирде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин әйтүенчә, мондый тантаналар быел капиталь ремонтланган башка йортларның ишегалларында да узачак икән. Мондый очрашуларны уңай яклары күп: район җитәкчелеге белән рәсми булмаган төсмердә аралашырга, зур тату компания булып җыелырга һәм ишегалды мәйданчыгын яхшырту буенча планнар белән уртаклашырга мөмкин, хәер, якын күршеләрең белән ял итеп алуы да бик рәхәт бит.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз