Бәйрәмдә район башлыгы иң абруйлы конкурста җиңү яулаган Россиянең ел укытучысы Алла Головенькинаны котлап, Татарстанның атказанган укытучысына Грамота һәм 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Бәйрәмебез кунаклары – район кураторы, Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та юбиляр шәһәргә, аның уңган халкына иң җылы теләкләрен юлладылар.