ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Ак калфак” иҗтимагый җәмгыяте районның иң уңган киленнә ре арасында “Киленбикә” конкурсы үткәрергә әзерләнә. 
Нурлат “Үлемсез полк” акциясендә катнашучы шәһәрләр географиясен киңәйтә. 

Хәзер район газетасына язылу мөмкинлекләре киңәйде. Традицион формадагыча газета өегезгә килеп торырга мөмкин. Узган елдан без альтернатив әбунә эшен башладык. Бу очракта газетаны редакциягә килеп аласы. Моның өстенлеге язылу бәясенең ике тапкырга кимрәк булуында. Моннан тыш, онлайн-язылу да бар: газетаны без сезнең электрон адресыгызга pdf-форматта җибәреп торачакбыз. Безнең белән булыгыз, “Дуслык”ка язылыгыз, һәм район-шәһәрдәге вакыйгалардан хәбәрдар булып торырсыз. 6 айга язылу – 438 сум, альтернатив әбунә – 210 сум, онлайн-язылу – 300 сум.


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
 Җомга көнне “Южная” хуҗалыгының Киекле бүлеге базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, техниканы 2015нче елгы кыр эшләре сезонына әзерләүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтәчәк. Киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Гостехнадзор вәкилләре, Әлки, Спас, Аксубай һәм Нурлат районнарыннан белгечләр катнашачак. 
Районның барлык мәктәпләрендә коррупциягә каршы тематика буенча рәсемнәр конкурсы үтте. 
Милли көрәш буенча республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган традицион турнирдан “Нурлатнефть” НГДУсы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илфат Гыймадиев III урын алып кайтты.

26 октябрьдә, төнге 2дә без сәгать укларын бер сәгать артка күчерәчәкбез һәм шул рәвешле “кышкы вакыт” ка күчәчәкбез. 

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Нурлат аграр техникумында быел 80 эшсез кеше ЭВМ операторы, пешекче, тракторчы-машинист, “С” категорияле машина йөртүче һөнәрләре алганнар. Әлеге чаралар шәһәрнең мәшгульлек үзәге белән социаль партнерлык турында килешү нигезендә башкарыла. Кайбер төркемнәрдә укулар әле дә дәвам итә, пенсионероларны компьютер грамоталылыгы нигезләренә өйрәтү буенча да  укулар төгәлләнеп килә.  
 21 октябрьдән старт алган “2014 елда ТРда крестьян-фермерлык хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасы буенча конкурс сайлап алуында катнашучылар арасында Нурлат районы фермерлары да бар. Конкурста катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул итү 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.   

3нче мәктәп укучылары Алина Мәхмүтова, Зәринә Булатова, Ләйсән Хәйруллина һәм Энҗе Рәхимова сыйныф җитәкчеләре, татар теле укытучысы Лилия Баһаветдинова белән берлектә элеккеге тимурчылык традициясен кире кайтарырга булганнар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International