Бу әле кыш түгел

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Халык сынамышлары буенча, октябрь җылы икән, кыш суык булачак.
Бу көннәрдәге һава торышына карап, кышның нинди буласын фаразларга кыенрак. 
- Хәзер һава торышы кышкы сыман. Мәсәлән, якшәмбе көнне –2 градус иде, бу нормадагыдан 5 градуска түбәнрәк, - ди Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева. Әмма бу һич тә җылы көннәр белән хушлашабыз дигән сүз түгел. Узган елның октябрен генә искә төшерик. Баксаң, 2013нче елның 22 октябреннән башлап өч көн минуслы һава торышы торган, ә 25ендә җылытып җибәргән һәм термометрлар плюс 15 градусны күрсәткән. Һәм суыклар яңадан бары тик ноябрьнең өченче декадасында гына кире кайткан. Бүгенге көнгә килгәндә, Чулпан метеорологлары фаразлары буенча, суык атна азагына кадәр торачак. Ә аннан соң, бәлки, җылытыр?..
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International