Район башлыгы Равил Кузюров нурлатлыларны шәһәр юбилее белән котлый

2014 елның 17 октябре, җомга
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР!
Нурлатыбызга 105 яшь тула. Сезнең барыгызны да бу гүзәл дата белән чын күңелемнән котлыйм. Бу бәйрәм – үз шәһәрен чын йөрәктән
яратучылар өчен иң мөһим һәм төп вакыйга. Шәһәрнең тарихи юлы өчен 105 ел аз вакыт түгел. Шәһәребез ерак 1909 елда, беренче Нурлат тимер юл станциясеннән башлангыч алган. Шәһәрнең үсеш чорында икенче этап – 1930нчы ел. Ул чагында аңа район үзәге статусы бирелә. Бу чорда шикәр заводы, элеватор пәйда була, нефтеразведка килеп җитә. 1961 елда ул район буйсынуындагы шәһәргә әверелә һәм үсешендә яңа этап “кара алтын” чыгаручыларның килүе белән башлана. Һәм инде 1997 елның декабрендә Нурлат республика буйсынуындагы шәһәр статусын ала, Татарстанның эре шәһәрләре белән бер дәрәҗәдә йөри башлый. Шәһәр күп үзгәрешләр кичерә. Әмма бер нәрсә –нурлатлыларның кече ватаннарына мөнәсәбәте генә үзгәрешсез кала. Нурлатлылар өчен шәһәр төрле язмыштагы, холыктагы кешеләрне, буыннарны берләштерүче уртак йортка әверелә. Юбилейны бәйрәм иткән көннәрдә без шәһәр оешуның башында торган бабаларыбызны рәхмәт белән искә алабыз. Фронтларда Ватаныбызның иреге һәм бәйсезлеге өчен кыю көрәшкән якташларыбыз алдында башыбызны иябез. Шәһәр елъязмасына гына түгел, тулаем тарихка да саллы өлеш керткән нурлатлыларның хезмәт батырлыклары белән горурланабыз. Кечкенә генә станция бүгенге көндә киләчәккә ышанычлы караучы перспективалы шәһәргә әверелде. Шул еллар эчендә күпмилләтле Нурлатта милләтара татулык һәм толерантлык ягыннан матур традицияләре, халыкның үз культурасы барлыкка килде. Шәһәрнең инновацион һәм индустриаль үсеше, хакимият һәм шәһәрлеләрнең аңлашулы мөнәсәбәте юлында җитди адымнар ясала. Без шәһәребезгә мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруда һәрчак ярдәм иткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановка рәхмәтле. Заманча инфраструктура,
уңайлы социаль тирәлек, югары яшәү дәрәҗәсе – әлеге үзгәрешләрнең юнәлешләре әнә шулар, һәм без аңа ышанычлы адымнар белән юл тотабыз. Үзәк мәйдан да бүгенге заманча үзгәрешләр вәзгыятенә аһәңдәш булыр. Ул Нурлатның чын “йөрәгенә”, очрашулар һәм культуралы
ял урынына, шәһәрлеләрнең яраткан почмагына әверелсен иде. Ә безне тагы шактый үзгәрешләр көтә әле, аларның ахыр максаты шәһәрдәге тормышны тагы да уңайлырак итүгә кайтып кала. Республикада киләсе ел игълан ителгән Скверлар һәм парклар елы да нурлатлылар  арасында хуплау табачагына ышанам мин. Ә тарих дәвам итә, һәм Нурлатның алдагы көннәрдә тагы бик күп яхшы һәм матур юбилейлары, яңа казанышлары, уңышлары булыр әле. Ә бу һәркайсыбыз үзенең кече ватаны өчен шәхси җаваплылыгын тойганда гына мөмкин булачак.
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезне шәһәрнең 105 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Аның горурлыгы да, казанышы да нәкъ менә сез – талантлы, максатчан, актив һәм үз төбәгенә битараф булмаган кешеләр бит. Нурлаттагы һәр гаиләнең тормышы игелеккә, җылылыкка, зур шатлыкларга бай булсын һәм һәркайсыгызга матур киләчәккә ышаныч яшәсен иде. 
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Равил Кузюров
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International