ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга
Шәһәрнең 1нче урта мәктәбенең ике дистәдән артык укытучысы альтернатив әбунәгә инициатива күрсәтте. Димәк, киләсе яртыеллыкта “Дуслык” район газетасын әлеге коллективка редакция үзе үк илтеп бирәчәк. Бездә андый тәҗрибә бар инде. “Әкият”, “Алтын балык”, “Чишмәкәй” балалар бакчалары һәм “Энергосбыт” коллективы  мондый мөмкинлектән файдаланалар.
2015 нче елда чыгарылышлар БДИны өч этапта тапшырачаклар.
Татарстан Республикасының ел укытучысы, Россиянең ел укытучысы Алла Головенькина Россия күләмендә тәҗрибә уртаклаша башлады. 
Агымдагы уку елында хезмәтне саклау буенча Бөтенроссия конкурсында район данын шәһәрнең 3 балалар бакчасы яклаячак. “Тирмәкәй”, “Чык тамчысы” һәм “Алсу” балалар бакчалары эшләрне конкурсның республика этабына юллаганнар инде.
“Ледок” ДЮСШсының спорт акробатикасы буенча тренер-укытучысы Илдус Садретдиновта  шөгыльләнүчеләрнең бүләкләр янчыгы яңа медальләр белән тулыланды.  
Үзәк мәйданда үтәчәк юбилей чараларында Нурлат аграр техникумы студентлары да  катнашачак. Студентлар моны символик мәгънәгә ия һәм зур горурлык дип  кабул итәләр, чөнки быел 35 еллыгын билгеләп үткән  техникум чыгарылышлары шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләрендә эшләп, аны төзү һәм матурайтуга зур өлеш кертәләр бит. Гомумән, техникумда октябрь  шәһәрнең 105 еллык юбилеена багышланган чараларга бай булып үтә. 

Шәһәрдәге “Шикәр заводы” беренче  территориаль иҗтимагый үзидарә үз эшчәнлегендә шикәрчеләр микрорайоны халкы белән тыгыз элемтә урнаштырды һәм аларның ышанычын яулады. Мисал өчен, ТОСта инде 7 мөрәҗәгать теркәлгән, һәр мәсьәлә буенча тиешле эш алып барыла, монда микрорайонның төзекләндерүгә кагылышлылары да бар.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
18 ОКТЯБРЬ КӨННЕ НУРЛАТЛЫЛАР ӨЧЕН ШӘҺӘРНЕҢ КАРЛ МАРКС УРАМЫНДА 12.00да АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ЯРМИНКӘСЕ ЭШЕН БАШЛАП  ҖИБӘРӘЧӘК. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
“Нурлат шикәре” җәмгыятенең шикәр заводында быелгы сезонда 60 мең тоннадан артыграк шикәр чөгендере эшкәртелгән,  7 мең тоннадан артыграк шикәр җитештерелгән. Заводта  шикәр комы  5, 10, 25 һәм 50 килограммлы капчыкларга фасовкалана. Ә яңа уңыш продукциясен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә халык бик яратып ала, бу шимбәдә булачак шәһәр ярминкәсендә дә Нурлат шикәре җитәрлек тәкъдим ителәчәк. 

Бу көннәрдә Нурлатның иң көчле көрәшчеләре республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылучы ярышларда катнаша. Әлеге традицион турнир 16–18 октябрьдә Казанда, “Ак барс” көрәш сараенда уза. Анда Нурлат командасы составында районның иң көчле ун көрәшчесе бил алышачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International