20 октябрьдә район башлыгы Равил Кузюров гомумшәһәр планеркасын Нурлатның 105 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтүдән башлады. Аннан район башлыгы яңа ЮХИДИ начальнигын тәкъдир итте. Ул– полиция майоры Рөстәм Рамил улы Гарипов, 1982 елда туган, моңарчы Чистай районы ЮХИДИендә РЭО начальнигы булып эшләгән.
Иртәнге сөйләшү көн тәртибенә куелган шәһәр инфраструктурасын 2014-2015 елгы кышкы чорга әзерләү темасына “УК ҖКХ” МУПы директоры Рамил Минабетдинов чыгыш ясады. Ул предприятиенең техника белән һәм юлларга сибеләсе реагентлар белән тәэмин ителешен яктыртты, өстәмә техникага килешүләр төзелүен хәбәр итте. “Татнефтедор” ОООсы НУАДы начальнигы Фидаил Садыйков үз предприятиеләрендә кышкы чорга әзерлек турында сөйләп, теманы тулыландырды. Быел аларга беркетелгән юлларны карау белән 27 берәмлек техника шөгыльләнәчәк икән. Әмма район башлыгы әзерлекнең хокукый ягын да кайгыртырга, төгәл исәп-хисаплар нигезендә җитәрлек күләмдә техник тәэмин ителешне кайгыртырга һәм юлларга эретмә сибүне тыеп, башка реагентлардан җитәрлек запас булдырырга чакырды. Йорт мәйданчыкларын кардан арындыруны оештыруда таләп ТСЖ ларга төшәчәген дә әйтеп узды.
Нурлат муниципаль районында көзге чакырылыш комиссиянең эше турында информацияне район хәрби комиссары Заһир Абдуллин ясады. Ул быелгы чакырылыш үзенчәлекләренә тукталды,контракт буенча хезмәтнең өстенлекләрен санап, бу юнәлештә авыл җирлекләре башлыкларының да аңлату эшләрен алып баруын сорады.
Планеркага йомгак ясап, район башлыгы барлык службаларны да тагы бер кат кышкы чорга әзерләнүгә җаваплы карарга чакырды.