Нурлатның мәшгульлек үзәгендә һөнәри ориентлашу буенча чара узды

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Бүген Нурлат халкының мәшгульлеге үзәгендә үткән һөнәри ориентлашу буенча чарада Казан шәһәренең “БИНК” социаль-эшлекле клубы белгече Алла Шиһапова катнашты. Чарага бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 30дан артыграк кеше чакырылган иде,  биредә алар бүгенге хезмәт базарының торышы, ихтыяҗ булган һөнәрләр белән генә танышып калмадылар, тренинг, тестлаштырулар узып, үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен дә ачыкладылар. Мәшгульлек үзәгендә һөнәри ориентация буенча эзлекле эш алып барыла, “БИНК” клубы белгечләре дә Нурлатта даими рәвештә булып төрле чараларда катнашалар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International