Бүген Нурлат юбилеен билгеләп үтә

2014 елның 18 октябре, шимбә
Нурлатның 105 еллыгы  зур масштаблы, истә калырлык тарихи чара булып үтте. Юбилейны яраткан шәһәребез тагын да матураеп, төзекләнеп каршы алды.
 Бәйрәм чаралары үзәк мәйданнан башланды. Шәһәрлеләр һәм бәйрәм кунаклары  көн дәвамында Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее, җирлекара китапханә әзерләгән фото-китап һәм җирле авторларыбызның иҗади күргәзмәләрен карый алдылар, шунда ук  яраткан шәһәрләрен котлап теләкләр дә юлладлар. Моның өчен китапханә хезмәткәрләре махсус теләкләр агачы булдырган иде. Районның 51 мәдәният йорты һәм клуб хезмәткәрләре үзенчәлекле- чәчәкләр күргәзмәсе белән җәлеп иттеләр. Ә район мәгариф идарәсе чал гасырлы шәһәребез юбилеена гамәли-иҗат һәм фәнни-техник күргәзмәләр оештырды. Нурлатлылар һәм шәһәребез кунаклары һава торышының салкын торуына да карамастан, көне буе рәхәтләнеп ял итте, шәһәрдәге үзгәрешләргә чын күңелдән шатланды.
Нурлатлы Абрамовлар гаиләсе бәйрәмгә алданрак чыккан иде.
- Рәхәтләнеп фото күргәзмәләр белән таныштык, - ди гаилә башлыгы Николай Абрамов. –  Элеккеге елларны сагыну хисләре дә барлыкка килде. Ә бүгенге Нурлатка күз тимәсен, чын мәгънәсендә чәчәк ата. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International