Нурлат службалары бәйрәмнәрдә дә эшләячәк

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Озакка сузылган яңа ел каникулларына да карамастан, мөһим службалар постта булачак.
Поликлиника 6 гыйнварда 12.00га кадәр; 9 гыйнварда 8.00дан 13.00гача кизү табиблар: педиатр, хирург, терапевт, лаборатория, рентген-кабинет эшләячәк. Стационарда барлык табиблар да тәүлек әйләнәсе кизүдә торачак.
Район башкарма комитетының  ЗАГС бүлеге 3, 5, 6, 8, 9, 10 гыйнварда эшләячәк.
Яшәешне тәэмин итү службаларының телефоннары:
“Промочистка” – 2-13-80
Район электр челтәрләре – 2-04-58
“ЖилЭнергоСервис” – 2-34-08
“Нурлатгаз” ЭПУсы – 2-13-86
Җылылык челтәрләре – 2-33-75
ТКХ ИК МУПы – 2-39-31 (кар чистартуга заявка бирү өчен)
Экстрен хәлләрдә, гадәттән тыш һәлакәтләр чыкса, 112 (мобиль телефоннан), 2-22-72, 01гә шалтыратыгыз.
Полициянең кизү бүлеге – 2-11-25, 02
“Ашыгыч ярдәм” – 2-27-57, 03.
Район газетасы редакциясе эшен 12 гыйнварда башлаячак. Киләсе елның беренче саны 14 гыйнварда чыга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International