ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Ел дәвамында 15 гомумшәһәр планеркасы үткән, анда 37 мәсьәлә каралган, шулар буенча 189 поручение бирелгән. Бүген, 29 декабрьдә үткән йомгаклау планеркасында район советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Венера Гомәрова шундый саннар китерде. Планеркада каралган актуаль сорауларның үтәлеше район башлыгы Равил Кузюров контролендә, аның нәтиҗәлелеге саннарда күрсәтелде.


27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Бүген, 27 декабрьдә, Яңа елның төп атрибуты булган  шәһәрнең төп  чыршысын ачу тантанасы үтте. Бәйрәм чарасы  Кыш Бабайлар, Кар кызлары, спортчылар парадыннан башланып китте. 1483 кыш персонажы мәйданга килеп керде. 

Бүген, 27 декабрьдә Нурлатта кышкы спорт сезонына рәсми рәвештә старт бирелде.

26
декабрь, 2014 ел
җомга
Кичә, 25 декабрьдә “Нурлат” ТРКсы һәм “Дуслык” газетасы республика журналистлар конкурсында җиңүләре өчен Дипломнар алып кайттылар.
“Нурлат” ТРКсы ТР массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессиаара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктыртуга конкурста район телевидениеләре арасында җиңүче булды.  Экстремизмга каршы проблематика буенча иң яхшы журналистлык эшенә конкурста район телекомпанияләре арасында янә “Нурлат” ТРКсы, ә район газеталары арасында “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) беренче урынга чыктылар.
Чулпан участок хастаханәсе юбилей датасын билгеләп үтте – биредә медицина службасы оешуга 100 ел тулды. Шул уңайдан биредә кунаклар – ветераннар, район хастаханәсеннән коллегалары җыелды.
Нурлатның мәшгульлек үзәге “Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге-2014” республика смотр-конкурсында икенче урынга лаек булды. Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шакировага Кубок һәм Дипломны шул көннәрдә  Татарстан Республикасы хезмәт, социаль яклау һәм  мәшгульлек министрлыгында тапшырдылар. Әлеге конкурс республика мәшгульлек үзәкләре арасында быел 6нчы тапкыр үткәрелде һәм нурлатлылар  анда катнашып, 3 тапкыр республиканың иң яхшы үзәге исеменә лаек булган иде инде.
Мәскәүдә, академик И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында нефть, газ һәм нефть-газ эшкәртү сәнәгате өлкәсендә иң яхшы фәнни-тикшеренү, проект һәм конструкторлык эшләре өчен югары тармак  иҗтимагый бүләкләре – И.М.Губкин исемендәге премияләр тапшыру тантанасы булды. “Татнефть” ААҖнең 2014 елгы премия лауреталары булган 22 белгече арасында “Нурлатнефть” НГДУсы вәкилләре дә бар иде.
Кичә, 25 гыйнварда,  Нурлатта “Татарстан- Яңа гасыр” республика иҗтимагый оешмасы территориаль бүлегенең  чираттагы утырышы үтте.
Шимбә, 27 декабрь көнне, районда кышкы спорт сезоны ачылачак. Бу көнне аэропорт территориясендә чаңгы ярышлары уздырыла. Ярышларга старт 9.00да биреләчәк.
Ә 22 декабрьдән районның барлык мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чыршы бәйрәмнәре уза башлады. Каникуллар 11 гыйнварда тәмамланачак, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International