ИҖАДИ УҢЫШНЫ БЕЗ ДӘ ӨСТӘДЕК

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Ел дәвамында ике Бөтенроссия һәм җиде Татарстан Республикасы җурналистлык Дипломын яулау кемгә насыйп булган дисезме? Безнең “Нурлат” ТРКсының һөнәри уңышлары бу, һәм шуңа да алар 2014 елны үзләре өчен бик тә уңышлы ел дип  канәгатьлек белән озаталар.
Ел “Дуслык”(“Дружба”, “Туслах”) газетасы өчен дә үпкәләрлек булмады. Бер Бөтенроссия, дүрт республика җурналистлык Дипломы өстәлде быел безнең бүләкләр янчыгына. Өстәвенә әле газета “Татмедиа” ААҖндә “2014 ел лидеры” дигән матур бәягә дә лаек булды. Боларның һәммәсе, әлбәттә, коллективларның иҗади һәм һөнәрмәннәрчә эшләве нәтиҗәсе, һәм без районның уртак уңышына үз өлешебезне кертә алуыбызга бик шатбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International