Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы Равил Кузюров үзенең котлау чыгышында район тормышындагы эшләр хакында кыскача бәян итте һәм киләсе елга планнарга тукталды.
– Иң мөһиме сәламәтлек, озын гомер һәм көр кәеф булсын, - диде район башлыгы. – Ә без район җитәкчелеге сезгә игътибарны тагы да арттырырга тырышырбыз.
Өлкәннәр өчен бәйрәм кичәсе күңелле концерт программасы белән дәвам итте. Ә аннан өлкәннәрнең һәркайсына район башлыгының күчтәнәчләре тапшырылды.