Нәтиҗәле бер ел

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Нурлат муниципаль районы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек Советы дүшәмбе көнне үз эшенең беренче елына нәтиҗәләр ясады.
Биредә прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләренең, Нурлат районындагы милли-мәдәни автономияләр һәм дини оешмалар лидерларының хисаплары тыңланды. Советның рәисе, район башлыгы Равил Кузюров, эшлекле сөйләшүне йомгаклап, түгәрәк өстәл форматындагы традицион очрашуларның нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. 
Бер ел эчендә башкарылган эшләр аз түгел. Без уңай динамика сизәбез. Бу юнәлештәге эшләрне дәвам итәргә кирәк, – диде Равил Әфраимович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International