Йөрәкләребезне саклыйк

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Россия Президенты Владимир Путин 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан итте, әлеге авырулар үлем очракларының төп сәбәпләреннән санала.
– Иң элек, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, – ди Нурлат район үзәк хастахнаәсе поликлиникасының терапия бүлеге мөдире Ләлә Фәттахова. – Әлеге авырулар таралмасын өчен, дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр уллану кебек яман гадәтләрне ташларга кирәк. Һәм авыруның билгеләрен дә белү зарур – күкрәк чәнчесә, бу – йөрәк авыртуы була да инде. Мондый очракта кичекмәстән квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International