ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
16 марттан Татарстанда “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе старт ала. Акциядә һәм листовкалар таратуда волонтерларның, “Мөстәкыйль балалар” проекты әгъзаларының катнашуы планлаштырыла.

Республика укучылары арасында үтүче X спартакиадада Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре матур нәтиҗәләргә ирешеп торалар. 

Күптән түгел Биккол егете, шәһәрнең 1нче мәктәбе укучысы, районның танылган яшь чаңгычысы Айдар Әндаров республикакүләм зур уңышка ирешеп кайтты.

Кичә, 11 март көнне “Нурлат сөте” җәмгыятенең Сәләнгеш бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы семинары үтте. Аның эшендә район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   хезмәткәрләре, барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.  

12 мартта РФ Юстиция министрлыгының җәзаларны үтәтү хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
11 мартта Нурлат масштаблы команда-штаб өйрәнүләре урынына әверелде. Моның өчен районга хокукка каршы гамәлләр имитацияләү өчен Яр Чаллыдан омончылардан торган 10 төркем, җәмгысе 65 кеше килде. Өйрәнүләргә ТР эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниуллов җитәкчелек итте.

Шул көннәрдә Әлмәт шәһәрендә республика нефтьчеләренең XXVIII спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте. 

Нурлат аграр техникумының “Вдохновение”, Чистай шәһәре ВУЗларының һәм ССУЗларының “Гармония” җыелма хорлары  студент хорларының “Җиңү җырлары” фестиваленең йомгаклау этабында катнашачак. Нурлатлылар республика жюрие хозурына  хәрби тематикадагы ике җыр тәкъдим иттеләр.

Чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә районда районны махсус чорга күчерү буенча мобилизацияләнгән тернировка булды.

Бүген, 11 март көнне, шәһәрнең Ключи микрорайонында яшәүче ветераннарга  “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медальләре тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International