Республика нефтьчеләренең спартакиадасыннан Нурлат чаңгычылары уңыш белән кайтты

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Шул көннәрдә Әлмәт шәһәрендә республика нефтьчеләренең XXVIII спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте. 
Анда “Татнефть” җәмгыятенең төрле подразделениеләре составында Нурлат спортчылары да матур нәтиҗәләр күрсәтеп кайттылар. Мисал өчен, “Нурлатнефть” НГДУсы чаңгычысы, Россия спорт мастеры Александр Элекин I урын яулап кайтты. “Нурлатнефть” идарәсенең тагы бер спортчысы Эдуард Жирнов дөнья чемпионы Владимир Назаровка бераз гына оттырып, икенче килде. Гомуми нәтиҗәләр буенча, “Нурлатнефть” командасының икенче урынга чыгуы да мактауга лаек. Моннан тыш, “Татнефтедор” җыелма командасы өчен йөгергән Нурлат автоюллар идарасе хезмәткәре Радик Ибраһимов үз дистанциясендә II урын алды. “Татнефть-Энергосервис” җәмгыятеннән Радик Сираҗетдинов җиңүче исемен яулап кайтты. Нурлатның тагы бер танылган чаңгычысы Надежда Еромасова да үз дистанциясен беренче булып уза алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International