Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлатта язгы чәчү чорында мобиль бригадалар оештырылачак
2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Кичә, 11 март көнне “Нурлат сөте” җәмгыятенең Сәләнгеш бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы семинары үтте. Аның эшендә район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарның беренче өлеше терлекчелектә кышлату мәсьәләләренә багышланды. Катнашучылар башта бүлекчәнең терлекчелек биналарын карадылар, терлекләрне асрау шартлары, ашату рационы белән таныштылар. Биредә терлекчелеккә карашны үзгәртеп савымны арттыра алганнар, узган елның шул чорында 1,5 тонна сөт сауган булсалар, бүгенге көндә ул 3 тонна тәшкил итә. Бу исә баш санын арттыру, көтүне яңарту, ашатуга индивидуаль якын килү һәм башка технологик үзенчәлекләр бәрабәренә мөмкин булды, диләр хуҗалыкта. Шунда ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин җәйге лагерьларны әзерли башлау, продуктлылыкны арттыру, язгы өзеклек чорына азык запасы булдыру һәм башка агымдагы мәсьәләләргә игътибар юнәлтте.
Семинарның икенче өлеше бүлекчәнең машина-трактор паркында дәвам итте. Бүгенге көнгә биредә авыл хуҗалыгы машиналары ремонты төгәлләнгән, тракторлар ремонты азагына якынлашып килә. Район башлыгы Равил Кузюров быел язның күпкә иртәрәк килү ихтималын билгеләп, әзерлек эшләрен тиешенчә алып барырга, язгы чәчү чорына мобиль бригадалар булдырырга кушты. “Чәчү чорында техникага нагрузка зур. Шуңа да мобиль бригадаларны теләсә кайсы вакыттта басуга барып, техник ярдәм күрсәтә алырлык итеп оештырырга кирәк. Бу исә чәчүдә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен кирәк”, - диде Равил Әфраимович. Семинарда авыл хуҗалыгы машиналарын 25 мартка, тракторларны апрель башына ремонтлап бетерергә дигән бурыч куелды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
май, 2026 ел
Төрнәс авыл җирлегендә Җиңү көне белән котлаулар башланды
Җиңү көнен билгеләп узу алдыннан Төрнәс авыл җирлегендә бүләкләр һәм котлаулар тапшыру буенча традицион акция башланды
«Факел» футбол клубы Татарстан беренчелегендә рәттән икенче тапкыр җиңү яулады
Яшел Үзәндә 3нче номерлы спорт мәктәбе командасына белән узган күчмә матч 3:0 исәбе белән нурлатлылар файдасына тәмамланды.
4 майда Нурлатта һава торышы
Дүшәмбе көнне, 4 майда, Нурлатта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә
2
май, 2026 ел
2026 елның 3 маена Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Якшәмбе, 3 майда, Нурлатта аязучан болытлы һава торышы көтелә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз