Бурычлары – контроль һәм профилактика

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
12 мартта РФ Юстиция министрлыгының җәзаларны үтәтү хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 
Нурлат муниципаль районында җәзаларны үтәтү системасы эшчәнлеген Россия ФСИның Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү идарәсе федераль казна учреждениесенең Нурлат районы буенча филиалы алып бара. Филиалның төп бурычы – иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларны үтәүгә контроль алып бару һәм филиалда исәптә торучы хөкем ителгәннәрнең кабат җинаятьләр кылуын һәм хокук бозуларын булдырмауны профилактикалау. 
Җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалы аша 2014 ел дәвамында 415 хөкем ителүче узган. Хәзерге вакытта биредә 206 кеше исәптә тора. 
Бүгенге көндә филиалда начальник, эчке служба майоры Айдар Сатдаров, өлкән инспекторлар Альберт Хәйруллин һәм Александр Николаев хезмәт итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International