Махсус чорга әзер торыгыз

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә районда районны махсус чорга күчерү буенча мобилизацияләнгән тернировка булды.
11 мартта район Советының зур залында район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова рәислегендә  мобилизация тренировклары үткәргәндә кабул итү-эвакуация комиссиясенең  утырышы узды, анда тернриовкаларга кагылышлы мәсьәләләр каралды. “Бурычларның берсе булып гражданнар оборонасы буенча чараларны башкару мәсьәләсен эшләү тора”, – диде Ф.Ногманова. Шунда ук эвакуация эшләре буенча җаваплылар үз службаларының әзерлекләре турында хисап җиткерделәр. “Гражданнар оборонасы буенча планлаштырылган чараларны әлегә шартлы рәвештә, документлар буенча башкарабыз, гражданнар оборонасы һәм кабул итү-эвакуация пунктлары службалары эшкә җикмибез. Шуңа да районның барлык службалары һәм гражданнар оборонасы формированиесләре җитәкчеләренә планлаштырылган чараларны шартлы үтәүгә керешергә, өйрәнүләр үткәрергә,  матди-техник чараларның торышын тикшерергә. Районның гражданнар оборонасы штабына теелфон, факс, электрон почта, посыльныйлар ярләмендә гражданнар оборонасы көчләре һәм чараларының үзара хезмәттәшлеген оештырырга”, – дип йомгаклады сүзен Флюра Ногманова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International