ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2015 ел
шимбә
Кичә, 13 марта, Иске Чаллы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Антонина Васильевна Сидорова үзенең 95-яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Равил Кузюров котлап, аңа Җиңүнең 70-еллыгына багышланган юбилей медален тапшырды.

13
март, 2015 ел
җомга
Бүген, 13 март көнне, Нурлатта авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты үтте. Слетка районның барлык авыл хуҗалыгы формированиеләреннән  иң яхшы комбайнчылар, сыер савучылар, механизаторлар,терлекчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары башлыклары, тармак ветераннары чакырылган иде. Анда район башлыгы Равил Кузюров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “ТНП-Зүзәйнефть” җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин, ТР Дәүләт Советы депутаты, “АгроИнвест” ИК генераль директоры Рәис Сөләйманов, “Красный Восток” җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Владимир Панков катнаштылар. 
Шимбә, 14 март көнне, Гыйматдинов урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Бу көнне шәһәрлеләргә авыл хуҗалыгы продукциясе чамалы бәяләрдән зур ассортиментта тәкъдим ителәчәк. Ярминкә иртәнге 6.00дан эшли башлый. Рәхим итегез!

12 мартта 73нче янгын часте хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә Кама аръягы зонасындагы янгын частьлары арасындагы үзешчән сәнгать смотр-конкурсында катнашып, III урын алып кайттылар. 

Бу очрашуга исә якташыбызның “Помнит сердце...” дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыгу сәбәпче булды. 
Бүген, 13 мартта, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның видеоконференция режимында утырышы узды. Анда республика Президенты Рөстәм Миннеханов катнашты.

Хәзерге вакытта Нурлаттагы барлык төр милек формасындагы предприятиеләрдә 14174 кеше эшли, шуларның 83 проценты (11713 кеше) эре һәм уртача компанияләрдә хезмәт куя, 17 проценты (2641 кеше) – кече бизнеста. 
Язгы чор башлану белән районда тормыш аерата көчле әзерлек стадиясенә керә, дияргә мөмкин. Шуңа да иң тәҗел бурычлар язгы ташу чорында кисәтү чаралары һәм бу вакытны аварияләрсез уздыруны оештыруга бәйле. Боларга су торбаларын, су җибәрү каналларын кардан, боздан һәм чүп-чардан чистарту да, автоюлларның торышына контрольлек итү дә керә.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Шимбә, 14 март көнне, Гыйматдинов урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Бу көнне шәһәрлеләргә авыл хуҗалыгы продукциясе чамалы бәяләрдән зур ассортиментта тәкъдим ителәчәк. Рәхим итегез! 

Сишәмбе, 17 март көнне, шәһәр Мәдәният сараенда көндезге 10нан 12гә кадәр нурлатлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов кабул итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International