Нурлатта медальләр тапшыру дәвам итә

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бүген, 11 март көнне, шәһәрнең Ключи микрорайонында яшәүче ветераннарга  “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медальләре тапшырылды. 
Бүгенге көндә Ключи микрорайонында 16 ветеран гомер кичерә. Медальләрне тапшыру тантанасына барысы да килә алмаган, әлбәттә, әмма  үз аякларында булганнары  балалары, оныклары озатуында булса да үзләре  килергә тырышкан. Әнә, 90 яшьлек Фаизә Гыйльманованы да бәйрәмгә балалары алып килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин күкрәгенә медальне беркеткәннән соң исә күзләрендә яшьләр җемелдәде. Сугыш елларының бар михнәтләрен үз җилкәсендә татыган ветеран бу вакытта башкалар сыман ук шул елларга әйләнеп кайткандай булгандыр, мөгаен.  Әсхәт Касыймович исә ветераннарның һәркайсын район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлап, Җиңү хакына куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм  ныклы сәламәтлек теләде. Ветераннар өчен районның мәдәни үсеш бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм концерты да әзерләгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International