Айдар җәен дә җаен таба

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Күптән түгел Биккол егете, шәһәрнең 1нче мәктәбе укучысы, районның танылган яшь чаңгычысы Айдар Әндаров республикакүләм зур уңышка ирешеп кайтты.
Март башында Зәй шәһәрендә СССРның атказанган спорт мастеры Владимир Бикасов истәлегенә Татарстан чемпионатының III туры ярышлары үтте, һәм Айдар анда республиканың иң көчле чаңгычылары катнашкан 30 километрлы дистанциядә III урын алуга иреште. Яшь спортчының әтисе һәм тренеры Илһам Әндаров әйтүенчә, бу ярышларга алар әлләни зур өметләр багламыйча, үз көчләрен осталар арасында сынап карау максаты белән генә барган булганнар икән. “Беренче унлыкка эләгә алсак, бик шәп булачак, дип барган идек. Айдарның республикадагы мәртәбәле ярышларда катнашкалаганы бар иде инде, ә менә мондый саллы уңышка беренче ирешүе әле”, – дип тәэсирләрен уртаклашты Илһам Вазыйхович. Әлбәттә, Айдарның ярышларга ел әйләнәсе әзерләнүе дә зур йогынты ясагандыр монда. Мисал өчен, ул җәе буе Самарада тренировкларда булды. Шул арада чаңгы-роллерлар буенча Самара өлкәсе ярышларында катнашырга да өлгергән. Мәсәлән, чаңгы-роллер спорты буенча Самара өлкәсе Кубогы турларында классика стилендә 10 чакрымлы дистанциядә җиңүгә ирешкән, шундый дистанциядә иркле стильдә III, 5 километрлы дистанциядә II урыннар алган, шул рәвешле гомуми нәтиҗәләр буенча Самара өлкәсе Кубогы яулап кайтты ул. Быелгы кышкы сезонда да унбишләп ярышта катнашырга өлгергән ул. Әлеге бәйгеләрдә яулаган призлы урыннарын санау озакка китәр иде, әлбәттә. Шулай да иң саллы җиңүләрен телгә алу кирәктер. Мәсәлән, Кошки районының комплекслы спартакиадасында Айдар 20 яшькә кадәрге спортчылар арасында I урын алуга иреште, шул  районның башлыгы Виктор Титов призларына узышларда да җиңүче исеме яулап кайтты. Димитровград шәһәре Кубогының III этабында 10 чакрымлы дистанцияне өченче булып килде. Самара өлкәсе спартакиадасында да шундый ук дистанциядә өченче урын алды. Гомумән, Айдар соңгы араларда озын дистанцияләргә өстенлек бирә башлаган. 
– Бүген Казан марафонына әзерләнәм, ул башкала мэриясе призларына уздырылачак, аннан Бөгелмәдәге марафонда катнашырга да исәп бар, – дип планнарын уртаклаша Айдар. 
– Гомумән, атна саен ярышларда катнашырга туры килә. Рәхмәт, 1нче мәктәп җитәкчелеге, укытучылар хәлгә керә, ярышларга китәргә туры килгәндә дә беркайчан каршы төшмиләр. Шөкер, укудагы өлгерешкә дә хилафлык килми, калган дәресләрне куып тотарга да укытучылар бик теләп ярдәм итә  – ди Илһам Әндаров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International