ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

 Республикада Бөек Ватан сугышы темасына багышлап оештырылган Интернет-музейны материаллар белән тулыландыру өчен Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә корреспондентлар пункты булдырылды. Кичә, 13 апрельдә аның җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова рәислегендә корпунктның оештыру утырышы үтте. Корпункт Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музее каршында эшләячәк, аның администраторы итеп музей директоры Флера Морзаханова сайланды. Корпункт атнага бер тапкыр Нурлат районы буенча сугыш темасына кагылышлы материалларны Интернет-музейга тапшырачак. Алар аша нурлатлылар үзләренең сугышта хәбәрсез югалган туганнары турында мәгълүмат та сората яки сугышта катнашучылар турында язмалар урнаштыра да алачаклар. Җентеклерәк мәгълүматны 2-29-12, 2-10-61 телефоннары аша белешә аласыз.  

 

Бүген шәһәрнең башкарма комитетында  Нурлат муниципаль районы территориясендә булган хуҗасыз күчемсез әйберләргә багышланган беренче киңәшмә узды.
 Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында елдагыча быел да күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерегә җыеналар. Помидор үсентеләрен тартмалардан теплицага күчергәннәр инде, бүген кыяр үсентеләрен күчерү белән мәшгульләр.
Үзәк китапханәнең хокукый мәгълүмат секторы “Онытмыйбыз! Горурланабыз! Рәхмәт әйтәбез!” республика патриотик акциясендә катнашты.
Үзәк китапханәнең яшь укучылары Кира һәм Илья Какайкиннар  хәрби тематикага укылган китап буенча “Алар Ватан өчен сугышты!” исемле рспублика иҗат эшләре конкурсында катнашачаклар. Әлеге бәйге күрү буенча инвалид балалар арасында уздырыла. Какайкиннар, китапханәнең хокукый мәгълүмат секторы ярдәме белән  Валерий Воскобойниковның “Дневник Тани Савичевой” һәм “На прорыв” әсәрләре буенча кул эшләре ясаганнар.
Пенсия фондының Нурлат районы һәм шәһәре идарәсендә ветераннарга социаль түләүләр өләшә башладылар.
10 апрельдә Чистайда узган “Фәннәр канатында” (“На крыле науки”) дип аталган III фәнни-гамәли конференциядә Нурлаттан да 11 укучы катнашты. КНИТУ-КАИның “Восток” Чистай филиалы  уздырган  чара 11 юнәлештә узды. Конференциядән укучылар призлы урыннар белән кайттылар.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Тиздән район хатын-кызлары үзәк хастаханәдә рентген-лаборант булып эшләүче Земфира Яруллинадан чәкчәк пешерү серләренә өйрәнергә килә башламагайлары.

Мамык авылыннан Татьяна Павлова христианнарның язгы бәйрәме уңаеннан Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә шундый бүләк ясады.
– Бәйрәмнәр уңаеннан бүләкләр ясарга яратсам да мондый ук санда коймак пешергәнем юк иде әле, – диде Татьяна Алексеевна безнең белән әңгәмә вакытында. – Әмма шулкадәр кешегә бәйрәм кәефе бүләк итә алуыбызга гаиләм белән шатландык.
Картлар йортында бу көнне һәр тәрбияләнүчегә үз күчтәнәчләрен ясасалар да, бүләкнең артыгы булмый – истә калырлык күңелле игелек булган бу.
Узган атна азагында «Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча җаваплы белгече Альбина Вафина “ММЧлар белән һәм Интернет челтәрендә эшне оештыру” дип аталган семинарда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International