Пасха күчтәнәче – 120 коймак һәм күкәй

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Мамык авылыннан Татьяна Павлова христианнарның язгы бәйрәме уңаеннан Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә шундый бүләк ясады.
– Бәйрәмнәр уңаеннан бүләкләр ясарга яратсам да мондый ук санда коймак пешергәнем юк иде әле,–диде Татьяна Алексеевна безнең белән әңгәмә вакытында.–Әмма шулкадәр кешегә бәйрәм кәефе бүләк итә алуыбызга гаиләм белән шатландык.
Картлар йортында бу көнне һәр тәрбияләнүчегә үз күчтәнәчләрен ясасалар да, бүләкнең артыгы булмый – истә калырлык күңелле игелек булган бу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International