Нурлат ветераннары елъязмага кертелә

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Үзәк китапханәнең хокукый мәгълүмат секторы “Онытмыйбыз! Горурланабыз! Рәхмәт әйтәбез!” республика патриотик акциясендә катнашты.
Бу акциянең Җиңү көненә багышлап, республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләршчен махсус китапханәсе игълан иткән иде. Аның кысаларында электрон елъязма булдыру ниятләнә, ул киң җәмәгатьчелекне сугыштагы яралар нәтиҗәсендә  сукырайган ветераннарның, күрмәүче тыл хезмәтчәннәренең язмышлары белән таныштыруны һәм начар күрүче татарстанлыларның шанлы батырлыкларын мәңегләштерүне максат итеп куя. Бу елъязмага Нурлат ветераннары турында да мәгълүматлар кертеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International