Мәгариф хәбәрләре

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
10 апрельдә Чистайда узган “Фәннәр канатында” (“На крыле науки”) дип аталган III фәнни-гамәли конференциядә Нурлаттан да 11 укучы катнашты. КНИТУ-КАИның “Восток” Чистай филиалы  уздырган  чара 11 юнәлештә узды. Конференциядән укучылар призлы урыннар белән кайттылар.
“География һәм экология” секциясендә Мария Капитонова, Юлия  Тарасова (Андреевка мәктәбе укучылары) 2 һәм 3 урыннар яуладылар. “Биология”дә Язилә Мөхәммәтова (гимназия) 2 урынны алды. “Физика”да исә гимназиядән Алмаз Фәхретдинов I, Инсаф Гайнуллин III урыннарга ия булдылар. “Инглиз теле” секциясендә Рузилә Шәфыйгуллина, Валентина Семенова белән Юлия Шувалова (Иске Чаллы) 2, 3 урыннар яулады. Техникум студентлары Фидаил Фәйзуллин һәм Иван Малайрэу да үз юнәлешләрендә 2, 3 урыннар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International