ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 Бүген РФ Президенты Владимир Путин халык белән традицион туры линиясен уздыра.
15-30 апрельдә 73нче янгын часте сагы астында булган “Нурлатнефть”, “Татнефтеотдача”ның 2нче ЦДНГ объектларында рейдлар узачак.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә “Агромир” СЙ җәмгыятенең Каравыл Тавы бүлекчәсе базасында үткән авыл хуҗалыгы семинары орлыкларга чәчү алды эшкәртүе темасына багышланды.
Бу көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбендә барлык бүлекләрнең дә хисап концертлары уза.
17 апрельдә 15.00 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараенда “Нурлат йолдызлыгы” исемле әдәби-музыкаль кичә була. Программада җирле шагыйрьләр һәм аларның иҗатлары белән танышу, һәвәскәр артистлар чыгышлары. Биредә Нурлат рәссамы Рөстәм Хәйретдинов күргәзмәсе эшләячәк, ташламалы шартларда район газетасына язылу оештырылачак.
Җыр һәм шигырь сөючеләр, кичәгә рәхим итегез!

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
11 апрельдә тугызынчы тапкыр уздырылучы “Безнең мирас” (“Наше наследие”) фәнни-гамәли конференциясендә Нурлат гимназиясеннән катнашкан ике укучы  уңышлы чыгыш ясадылар.
11 апрельда Казанда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең "Лидер года-2015" бәйгесенең республика этабы старт алды.
Бу хакта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның "Учительская газета" баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашуы барышында билгеле булды. Быелның октябрь аенда Нурлатта "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия бәйгесе үткәреләчәк.
Узган елда "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия бәйгесендә Нурлат шәһәреннән биолог Алла Головенькинаның җиңүен искә төшерик. Традиция буенча бәйгенең чираттагысы җиңүченең туып үскән төбәгендә үткәрелә.
Кичә, 13 апрельдә, КСК КФУ "УНИКС" та «Созвездие-Йолдызлык-2015» фестиваленең суперфиналын ачу тантанасы үтте.
Бүген Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров үзәк мәйданның Җиңүнең 70-еллыгын үткәрүгә әзерлеген карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International