ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Район хуҗалыкларында уҗымнарны һәм күпьеллыкларны өстәмә тукландыру бара. Дүшәмбегә “Сөләйманов Ә.И”, “Южная” һәм “Нурлат сөте” хуҗалыкларында барлыгы 913 гектарда уҗымнар, “Нурлат сөте”, “Агромир” һәм “ИРС”та 675 гектарда күпьеллыкларны өстәмә тукландырырга өлгерделәр. 
Бу көннәрдә район һәм шәһәр мәгариф учреждениеләрендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге игълан иткән “Балалар рәсем ясый” IX республика конкурсының беренче этабы дәвам итә. Быел конкурс Җиңүнең 70 еллыгына, Парклар һәм скверлар елына һәм юл хәрәкәте иминлеге, юлларда балалар травматизмын профилактикалау темаларына багышлап үткәрелә. Партиянең җирле бүлекчәсендә район этабы җиңүчеләрен 12 майга кадәр билгеләячәкләр, ә республика буенча җиңүчеләрне 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көнендә игълан итәчәкләр. 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән 3–8 сыер асраучыларга республика бюджетыннан сөт юнәлешендәге  терлекчелек биналары төзүгә дә 200 мең сумга кадәр субсидия бирү күздә тотыла. Программа республика  һәм  муниципаль районнарның уртак финанславы шартларында тормышка ашырылачак. 

Сишәмбе, 14 апрель көнне, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (“Зүзәйнефть” бинасы, ишегалдыннан керергә) нурлатлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов кабул итәчәк. Кабул итү иртәнге 10нан көндезге 12гә кадәр.

Район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеге агросәнәгать комплексы оешмалары арасында оештырылган республика конкурсы кысаларында тикшерелде. 

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы хезмәткәрләре районның һәм мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә хокукый консультацияләр үткәрәләр. Шундый чараларның берсе  коррекцияләүче интернат-мәктәптә узды.
Бикүле халык театры Әлмәттә узган “Идел-йорт” халык театрларының XV төбәкара конкурс-фестивалендә чыгыш ясап кайтты.

11
апрель, 2015 ел
шимбә
Бүгенге гомумишәһәр субботник  санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә торган масштаблы чараларның бер этабы.  Субботникка шәһәр оешма-предприятияләр коллективлары кушылды, иртәнге сәгатьтән урамнарда керәк һәм себерке тоткан кешеләр күренә башлады.
10 апрель көнне шәһәрнең 1нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы Татарстан күләмендә үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясен Нурлатта оештырды.
Бу көннәрдә районның ятим балаларына дәүләт программасы нигезендә бирелгән торак фондын тикшерү бара. Район башкарма комитеты, опека һәм попочительлек бүлеге,торак сәясәте һәм ТСЖ службалары көн саен адреслар буенча йөриләр. Төп игътибар фатирның сакланышына, үзвакытында коммуналь түләүләрне башкаруга һәм башка аспектларга юнәлдерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International