Тиздән район хатын-кызлары үзәк хастаханәдә рентген-лаборант булып эшләүче Земфира Яруллинадан чәкчәк пешерү серләренә өйрәнергә килә башламагайлары. Эш шунда: “ Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештыра торган Чәкчәк бәйрәмендә безнең районнан нәкъ менә Земфира катнашачак. Ә 16-18 апрельдә үтәчәк әлеге бәйрәмдә чәкчәк пешерү буенча мастер-класс та бирәчәкләр. Бәйрәмгә исә Земфира Яруллинаны юллаулары тикмәгә түгел: “Ак калфак”ның иң актив әгъзаларыннан булган ханымның куллар аш-суга ятып тора, өч кыз әнисе буларак, үз кызларын да татар милли гореф-гадәтләренә өйрәтеп үстерә.
– Казаннан кайткач, ул үз өйрәнгәннәрен хатын-кызларыбызга да бик теләп җиткерергә әзер,– ди “Ак калфак”ның җирле оешмасы рәисе Фәүзия Мөхәммәтова.