Нурлат бердәмросслары семинарда катнашты

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Узган атна азагында «Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча җаваплы белгече Альбина Вафина “ММЧлар белән һәм Интернет челтәрендә эшне оештыру” дип аталган семинарда катнашты.
- Семинар пресс-службалар эшен камилләштерү, аларның  төп проблемалары хакында сөйләшүгә багышланды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты ул. – Аның эшендә  партиянең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгълүмати һәм массакүләм коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Павел Климовский, Татарстан төбәк бүлекчсәе секретаре Римма Ратникова, Татарстанның әйдәп баручы мәгъүмат чаралары җитәкчеләре катнашты. Алар үткәргән   мастер-класслар, лекцияләр барышында без үзебезне кызыксындырган күп сорауларга җаваплар алдык. Аеруча Павел Климовскийның интернет челтәрендә  аудитория белән эшләү, реформалаштыру,  партия брендын куллануга кагылышлы киңәшләре файдалы булды.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International