ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Район игенчеләре бөртекле сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр. Хәзер кукуруз, күпьеллыклар, көнбагыш кебек культуралар чәчү бара. Кичәге көнгә  тулаем язгы чәчү эшләре барлык мәйданнарның  96 процентында төгәлләнгән. 

Кичәгедән Казан-Мәскәү маршруты буенча теплоходта сәяхәткә чыккан 150 республика ветераны арасында Кәкре Атау авылыннан тыл
хезмәтчәне Нурия Яруллина да бар. Әлеге сәяхәт Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәм бай мәдәни-ял программасын үз эченә ала. Нурия Нотфулловна гомеренең 44 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган хөрмәтле ветеран укытучы.

22 майда район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге  төркеме Спасс районында коллегалары һәм тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр өчен өйрәтү семинары үткәрәчәк.


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген “Нурлат сөте” хуҗалыгының Сәләнгеш бүлекчәсе базасында терлекләрне җәйге чорда асрау үзенчәлекләренә  багышланган авыл хуҗалыгы семинары үтте.
19 май – Балачак көнендә “Күңелле карусель” конкурсы районның яшь артистларын бер сәхнәгә җыйды.
“Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы редакциясе коллективын район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге котлый.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә,  халыкка шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә алынган кредитларга  федераль бюджеттан 6394 мең сум күләмендә субсидияләр күчерелгән. Субсидияләр 2015нче елның беренче ике ае өчен кайткан икән. 
Бүген, 19 майда,  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлат мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. 
Сәкинә Хәйруллина, “Татмедиа” АҖнең “Дуслык” (“Дружба”,”Туслах”) газетасы редакциясе” филиалы директоры, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре хезмәттәшләрне Матбугат көне белән котлый.

Нурлат халкының мәшгульлек үзәгендә сабыйларны балалар бакчасыннан ук һөнәрне уйлап сайларга өйрәтергә кирәк дип саныйлар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International