Фестиваль талантлар ача

2015 елның 19 мае, сишәмбе
19 май – Балачак көнендә “Күңелле карусель” конкурсы районның яшь артистларын бер сәхнәгә җыйды. Шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә 100дән артык  укучы  биш номинациядә аллы – гөлле костюмнар белән үз номинацияләрендә чыгыш ясады.
- Быел фестивальнең юбилей елы, аңа 15 яшь, - ди балалар иҗаты үзәге директорының оештыру эшләре буенча урынбасары Татьяна Мусина. – Сәхнә түрендә 7-17 яшьлек балалар “Вокаль ансамбльләр”, “Сәнгатьле сүз”, “Хореография”, “Вокал – соло”, “Модалар театры”, “Хор” номинацияләрендә чыгыш ясый. Нәкъ менә әлеге фестивальдә үзләрен сынаучылар зур сәхнәгә чыга да инде.
Иҗади балаларны сайлау максатыннан оештырылган чарада җиңүчеләргә грамоталар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International