22 майда район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге төркеме Спасс районында коллегалары һәм тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр өчен өйрәтү семинары үткәрәчәк.
Районнар арасында эшлекле хезмәттәшлекнең максаты – тәҗрибә уртаклашу һәм тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр клубын оештыруда ярдәм итү, аның эшен активлаштыру. Эшче төркем составына Нурлат районының тәрбиягә бала алып үстерүчеләр клубы рәисе Оксана Ванчурина, клуб психологы Елена Исаева һәм тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләрнең совет рәисе Юрий Макаров кергән.