Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Һөнәр сайларга – бакчадан
2015 елның 19 мае, сишәмбе
Нурлат халкының мәшгульлек үзәгендә сабыйларны балалар бакчасыннан ук һөнәрне уйлап сайларга өйрәтергә кирәк дип саныйлар.
Ел башында игълан иткән “Минем булачак һөнәрем” район конкурсының бер өлешен нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрүләре дә шул максаттан. Әнә, “Алтын балык” балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлар да әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергәләшеп бәйгедә ничек теләп катнашканнар. Өстәвенә, бәйгедә катнашу кыен да түгел, бары тик баланың хыялында йөрткән һөнәрен төсле һәм матур итеп кәгазьдә сурәтләп бирүе генә кирәк. Ә балаларга хыялланырга гына куш. Кемдер полиция хезмәткәре булырга уйлый, кайсыдыр укытучы, берәүләре табиб, пешекче... Ә менә Диас Вафинның янгын сүндерүче буласы килә икән. Рәсемендә дә шуны сурәтләгән һәм аның эшен жюри әгъзалары бакча балалары арасында иң яхшысы дип сайлап алганнар. Икенче урынга исә Данил Волков һәм Айнур Мусинның эшләре лаек булган. Шул көннәрдә үзәк хезмәткәрләре җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашкан һәр балага бүләкләрне бакчага килеп, тантаналы шартларда тапшырдылар. Бүләкләрне сөенә-сөенә алганнан соң балалар рәхәтләнеп төрле һөнәр ияләре турында кызыклы мультфильмнар да карадылар.
-
Без мәшгульлек үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез, - ди бакча мөдире Алсу Рәхмәтуллина. – Күптән түгел бакчага үзәк аша эш урынын җиһазлап бер инвалидны эшкә урнаштырдык. Үзәкнең башка программалары һәм игълан иткән бәйгеләреннән дә читтә калмыйбыз. Мондый бәйгеләр балаларда хезмәткә мәхәббәт, төрле һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләргә булыша.
Мәшгульлек үзәгендә исә әнә шулай бәйгедә катнашкан бер генә баланы да бүләксез калдырмаска карар иткәннәр. Бу көннәрдә шәһәр һәм районның бәйгедә катнашкан барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә дә шундый бүләкләү чаралары уза.
-
Бәйгедә шәһәрнең барлык һәм районның Кычытканлы, Мамык, Чулпан балалар бакчаларыннан 300ләп бала катнашты, - ди мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Рушания Сафина. – Бәйгенең хәтта бакча балалары арасында да шундый зур активлык белән узуы сөендерә, әлбәттә. Алга таба бәйгенең кече яшьтәге һәм өлкән сыйныфлар арасындагы өлешләренә дә нәтиҗәләр ясаячакбыз.
Гомумән, үзәктә һөнәри ориентация, эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан тулы бер программа булдырылган. Һәм аны тормышка ашыруга үзәк белгечләре аеруча җитди якын киләләр. Чөнки тормышта һөнәрне дөрес сайлау зур роль уйный һәм моңа балаларны да җитди әзерләү кирәк бит.
Лилия Мөбарәкшина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Нурлатта элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен котладылар: Николай Липатов район Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды
Көн саен без интернеттан файдаланабыз, шалтыратулар ясыйбыз һәм хәбәрләр алмашабыз, кайчак гадәти сервислар артында нинди зур хезмәт торганын уйлап та карамыйча
Ашыгыч кисәтү: 8 майда Татарстанда боз явуы ихтимал
2026 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм көндез Казан шәһәрендә яшенле яңгыр һәм җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе, урыны белән боз явуы көтелә
Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды
Нурлатлылар 101 яшьлек ветеран Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинны Җиңү көне белән котладылар
Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Нурлат районы Бердәм рәхмәт хисләре белән берләште
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз