ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген праймеризлар районның Андреевка, Богдашкино, Иске Чаллы һәм Киекле авыл җирлекләрендә үтте.
Тавыш бирү тәртибе бер төрле булса да, һәр авыл җирлегендә партия эчендә алдан тавыш бирүләр үзенчәлекле булып уза, - дип бүген узган муниципаль праймеризлар белән таныштырды “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева. – Андреевка һәм Богдашкинода, мәсәлән, кандидатлар исемлегендә яшьләр белән бергә өлкән буын кешеләре дә шактый булуын күреп сөендек. Димәк, авылда өлкән буын да актив тормыш алып бара, ә аларның тәҗрибә һәм зирәклеге бүгенге көндә бик кирәк әле. Иске Чаллыда исә, киресенчә,  яшьләр зур активлык күрсәтте. Сайлауларга баручы кандидатларның күбесенең җитди ниятләр белән килүләре күренеп тора. Күбесе халыкны борчыган көнүзәк  мәсьәләләрне алга куя,  әхлакый тәрбиягә кагылышлы проблемаларны күтәрүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, Киекле авылындагы бер кандидат авылда яшьләр арасында әхлакый тәрбиягә зуррак игътибар итү өчен чыгыш ясады. Сайлаучыларның күбесе аның белән килеште һәм хуплап тавыш бирде дә. 
Берүк вакытта сайлаучылар да праймеризларга битараф түгел. Мәсәлән, Богдашкинода  сайлаучылар кандидатларның барысының да үз сайлау алды платформалары белән таныштыруларын сорадылар. Чөнки авыларның киләчәге сайлауларга кемнәрнең кандидат булып баруы һәм  сайлануына да бәйле булачак бит. 
Бу атнада район авыл җирлекләрендә праймеризлар чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үтәчәк, шәһәрдә ул 22 майга билгеләнгән.

22 майда район мәктәпләрендә уку елы төгәлләнү уңаеннан бәйрәм чарасы уздырыла. Районда быел соңгы кыңгырау 11 сыйныфны тәмамлаучы 330 укучы өчен чыңлаячак. 25 майдан исә чыгарылышлар өчен БДИ старт алачак.
Татарстанда “ТАТМЕДИА”ның легендар брендлары” республика конкурсы старт алды. 12 майдан 15 сентябрьгә кадәр “Дуслык” район газетасы он-лайн тавыш бирүдә катнаша. 
Хөрмәтле укучыларыбыз, Нурлат районында яшәүчеләр! Без Сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез. Сайтка кереп, “Дуслык” өчен тавыш бирегез. Районканың җиңүе тулаем  Нурлат районының да җиңүе ул! 
“Дуслык” өчен http://tatmedia.ru/legends/33/ сылтамасы буенча кереп, район сайтында, ВКонтактедагы төркемебездә яки  tatmedia.ru рәсми сайтында тавыш бирергә кирәк. 
Он-лайн тавыш бирү бары тик Интернет челтәрендә www.tatmedia.ru сайтында гына үткәрелә. Анда һәркем  теркәлмичә дә кереп, тавыш бирү процедурасында катнаша ала. 

Бүген, 18 май көнне, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәвил Рәхимов 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Равил Кузюров һәм ТР Дәүләт Советы  депутаты Рәис Сулейманов котладылар.
“Сөләйманов Ә.И” КФХсында узган атна азагында бәрәңге утыртырга керештеләр. 
“Ледок” спорт мәктәбе шәкерте Алексей Горшков батутта һәм акробатик блда сикерү буенче республиканың Ачы Кубогы бәйгексендә беренче урынны алып кайтты.


16
май, 2015 ел
шимбә
2014нче ел нәтиҗәләре буенча, Нурлатның ветераннар Советы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән республика конкурсының икенче этабында 3нче урынга лаек дип табылды.

Бикуле авылы җирлеге башлыгы Рияз Садыйков март аенда тумышыбелән шул авылдан булган якташыбыз, полковник Идеал ага Галәветдинов һәм ветераннар белән үткәрелгән очрашу вакытында укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иншалар бәйгесе игълан иткән иде.

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган бәйрәм чараларында бу бәйгегә нәтиҗә ясалган.

Бүген, 16 майда Яңа Иглайда футбол буенча СССРның атказанган спорт остасы, дөньякүләм танылган футболчы, якташыбыз Галимҗан Хөсәенов истәлегенә футбол турниры узды.
Бу көннәрдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлеге  җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова һәм оешма әгъзасы Гадәния Хәмәтҗанова татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумында катнашалар. Быел форумда Россия һәм чит илләрдән 500ләп кеше, 150 мәртәбәле кунак катнашыр дип көтелә. Форумда катнашучылар өчен киңкырлы программа каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International