Сәкинә Хәйруллина, “Татмедиа” АҖнең “Дуслык” (“Дружба”,”Туслах”) газетасы редакциясе” филиалы директоры, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре хезмәттәшләрне Матбугат көне белән котлый.
19 май – Татарстанда матбугат көне. Безнең – журналистлар, газета хезмәткәрләре, матбагачыларның һөнәри бәйрәм көне бу. Озак еллар Пионерия көне булып саналган датаны “үзләштерү” 1998 елдан килә.
Петербургта 1905 елгы революциядән соң чыгарыла башлаган беренче “Нур” татар газетасы милли матбугатның чишмә башы итеп алынган. Димәк, быел без татар матбугатының 110 еллыгын да билгеләп үтәбез. Газетабыз өч телдә чыгарылса да, без – Татарстан матбугат чарасы, димәк, һөнәри бәйрәмдә котлаулар кабул итәргә тулы хокукыбыз бар. Хәер, сәбәп бер анда гына да түгел:
без–84 ел буе район тарихы елъязмасын алып баручы, данлы тарихы булган бердәнбер сәяси-иҗтимагый басма. 2007 елдан без – “Татмедиа” составында, һәм аның районнардагы и ң күп тиражлы, ике тапкыр “Бәллүр каләм” республика журналистларының мәртәбәле бүләген алган дәрәҗәле газетасы. Әлеге үсеш юлында күп каләм ияләренең иҗаты, идеясе, осталыгы үз эзен салган,