Татарстан мөфтие Нурлатка килде

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Бүген, 19 майда,  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлат мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Татарстан мөфтие район башлыгы Равил Кузюров белән очрашты. Очрашу барышында дин әһелләре хакимият вәкилләре райондагы дини вәзгыять турында сөйләшенде. Моннан тыш, Камил хәзрәт мөхтәсиб сайлауларында катнашты. 4 елга срок белән яңа баштан район мөхтәсибе итеп Айрат хәзрәт Әюпов сайланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International