“Дуслык” редакциясе коллективы котлаулар кабул итә

2015 елның 19 мае, сишәмбе
“Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы редакциясе коллективын район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге котлый.
Хөрмәтле “дуслыклылар”! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән котлыйбыз.
“Дуслык” газетасы һәрчак үткен фикерле, төгәл бәяләмә бирүче, киң карашлы һәм гадел фикер йөртүче басма булып калсын иде. Игелекле гамәлегез өчен тормыш сезгә күңелле мизгелләрне күбрәк китерсен. Барчагызга да сәламәтлек, иминлек һәм яраткан эшегездә уңышлар телибез.
Иң ихлсат теләкләр белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге коллективы һәм аның начальнигы Әнәс Нәбиуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International