ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Нурлатта “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең XXI конференциясенең беренче этабы үтте. Анда Нурлат җирле бүлекчәсенең  алдагы чорга бурычлары каралды, алар белән сәяси Совет әгъзасы Флюра Ногманова таныштырды. Шунда ук бертавыштан бүлекчәнең  сайлау алды программасы кабул ителде.
26 июньдә районнан мөхтәсиб Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендәге 40 кешелек делегация “Казан – Арена” стадионында узачак III республика ифтарына җыена.
27 июнь, шимбә көнне Нурлатта “Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме узачак. Бу көнне мәйданда традицион остакуллар күргәзмәләре
эшләячәк, ир-егетләр билбау көрәшендә – “Чуваш баһадиры”, кызлар “Чуваш чибәре” исеме өчен көрәшәчәк. Республика һәм Россиянең фольклор
коллективлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итәчәк. Бәйрәм иртәнге 9да аэропорт мәйданында башлана.


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
26 июньдә Нурлатта “Россиянең юристлар ассоциациясе” игълан иткән чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үтәчәк. Нурлатлылар үз сорауларына җавапны “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (Совет ур., 96, 3нче кат) иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр ала  алалар. Белешмәләр өчен тел.: 2-28-24.
Колбай Мораса урта мәктәбе 4нче сыйныф укучысы Руфинә Галиуллина “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте 60 еллык юбилее уңаеннан  “Гаилә һәм мәктәп” журналы белән  берлектә үткәргән “Зәңгәр ягулык җылысы” проектында катнашып, “Кроссворд” номинациясендә 1нче урын яулады һәм кыйммәтле бүләк – планшетка ия булды.
Район башлыгы Равил Кузюров исеменнән социаль челтәрдә күптән түгел ачылган бит – уйдырма. Бу хакта безгә район Советы аппараты җитәкчесе Олег Микушкин хәбәр итә. Чит кеше исеменнән бит ачучыны җитди җаваплылык көтәргә мөмкин.
Район башлыгы аңлатмасы 2нче биттән укыгыз.

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Республикада “Татарстанда 2015–2017 елларда КФХлар базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” федераль ведомство программасы буенча грантлар отучы 41 фермер  арасында Яңа Әмзәдән Алмаз Корбанов та бар. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы әлеге акчаларны  гаилә фермасын үстерүгә тотарга ниятли.
27 июньдә Казанның Теннис академиясендә  үтәчәк беренче Президент праймеризында Нурлаттан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров җитәкчелегендә 23 кешелек делегация катнашачак. Праймеризда алар сайлаучылар буларак үз фикерләрен белдерәчәкләр.
19 июньдә тәрбиягә блу алып үстерүче һәм опекун гаиләләрдә үсүче малай-кызлар өчен традицион балалар Сабантуе үтте.
Бәйрәмгә Бөгелмә, Спасс районнарыннан да шундый гаиләләр чакырылган иде. Балалар Сабантуенда зур кунаклар да булып киттеләр.
Узган шимбә көнне Нурлаттан бертөркем делегация Башкортостанның Шаран районы Зирекле авылында булып Марат Хуҗинның истәлегенә баш иеп кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International